Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

Бабам Гаяз Гыйздетдинов батырлыгы алдында баш иям

Соңгы бәрелештә күрсәткән батырлыклары өчен бабам Гаяз Гыйздетдинов икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Безнең бабай Гыйздетдинов Гаяз Гыйздетдин улы 1911 елның 5 декабрендә туган. 10 яшендә ятим калып, бертуган апасында тәрбияләнгән. 1936 елда Бөгелмә шәһәрендә комбайнчылар курсын тәмамлап, Бәйрәка МТС ына эшкә җибәрелә. Шул ук вакытта Кәрәкәшле авылында яшәүче әби  дә тракторчылар курсын тәмамлап,  шунда эшкә кайта. 1937 елда алар өйләнешеп, Кәрәкәшле авлында йорт салып, шунда яши башлыйлар. 1939 елда кызлары туа, икенче балаларын көткән 1941 елда сугыш башлана.

Бабай авылда бик кирәкле механизатор булганга, аңа игеннәрне җыеп алу чорына бронь бирәләр. Авылда көзге эшләр беткәч, шул ук елның декабрендә ул фронтка китә. Башта Марий республикасындагы Суслонгер хәрби хәзерлек лагерында курслар уза. 1942 елның җәендә аны Брянский фронтына хәрәкәттәге армия сафларына җибәрәләр. Анда элемтәче булып хезмәт итә.  1943 елның язында Брянск шәһәрен дошманнан азат итү операциясе өчен  әзерлек башлана.

Апрель аенда бабай хезмәт  иткән полкка зур стратегик әһәмияткә ия булган калкулыктан фашистларны куып чыгарып, тар-мар итү бурычы куела. Көндезләрен юллар пычрак, елгаларда ташу ага, ә төннәрен юллар катып, бераз йөрерлек хәлгә килә. Шундый  бер төндә, һөҗүм алдыннан, полкка артиллерия батальоны килә. Елгада ташу суы төн булуга карамастан, кимеми. Шуңа күрә пушкаларны алдан әзерләнгән позициягә китереп җиткерә алмыйлар, ә елганың икенче ягындагы урманга урнаштыралар. Тиз арада артбатальон белән команда пункты арасында элемтә урнаштыру бурычы куела.     Элемтә  ротасы  командиры сугышчыларга хәлне аңлатып, заданиегә барырга теләүчеләргә бер адым алга чыгарга  команда бирә. Бөтен рота бер адым алга атлый.  Шул вакытта бабай рота командирына мөрәҗәгать итеп, бу эшне бары тик тәҗрибәле һәм әзерлекле солдат кына башкара алачак дип әйтә һәм үзен җибәрүләрен сорый. Хәрби әмерне үтәргә бабай 1941 елдан бирле бергә хезмәт иткән Бөгелмә егете Митяшкин Николай дигән иптәшен ала. Алар берничә катушка телефон кабеле алып, команда пунктыннан елга ягына  таба китәләр. Ачык тау өстеннән барган солдатларны күреп, фашистлар пулеметтан ут ача. Колак төпләреннән сызгырып  пулялар оча, әмма, бәхеткә каршы, алар исән-сау елга буена килеп җитәләр. Монда аларны икенче сынау көтә. Ургылып аккан боз катыш су аркылы кулга кабель тотып икенче якка йөзеп чыгарга кирәк. Ык елгасы буенда үскән бабай өчен бу берни дә тормый. Ә менә Бөгелмәдә зур су күрмәгән ике метрга якын буйлы Николай бөтенләй йөзә белми икән. Бабай бер кулына кабель  тотып, икенче кулы  белән йөзеп,  ярның икенче ягына чыга. Башта кабельга бәйләп катушкаларны чыгаралар,  соңыннан  бабай биленнән кабель  белән бәйләнгән  Митяшкинны тартып чыгара. Катушкаларны сөйрәп яр өстенә күтәрелүгә,  фашистлар тагын ут ачалар, тагын пулялар сызгыра. Урманга кадәр булган берничә йөз метр араны шуышып үтәргә туры килә. Килеп җитеп берничә минут үтүгә артеллиристларның телефоннары команда пункты белән ялганган була.

Ә тагын бер сәгатьтән соң безнең артиллерия дошман позициясе өстенә дәһшәтле ут яудыра башлый.  Снарядлар шартлаудан туктауга атакага пехота күтәрелә. Ярты сәгать вакыт үтүгә дошман тар-мар ителә һәм калкулык өстендә Кызыл Байрак җилферди...

Шушы операция вакытында күрсәткән кыюлык һәм тәвәкәллек  өчен бабай һәм аның иптәше “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнәләр.

1944 елны бабай хезмәт иткән полк беренче Белоруссия фронты составына керә. Июль   аеның кайнар көннәрендә полк Минск шәһәрен азат итүдә катнаша. Сугышлар бик каты бара.  Чираттагы хәрби задание вакытында диверсантлар белән бәрелештә башта бабайның иптәше һәләк була.  Бабай үзенең патроннары беткәч, аның автоматыннан ата. Фашистлар башларын күтәрә алмыйлар, бабай аларга өстән ут сиптерә.  Ләкин аларның берсе бабай ягына граната ташлап өлгерә. Зур граната ярчыгы бабайның ботына килеп керә. Көчле шартлаудан ул контузия ала һәм аңын югалта.  Озак та үтми килеп җиткән төркем диверсантларны юк итә. Бабайны санчастька озаталар.      Аңа төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә. Ул алты айдан соң гына аягына баса башлый.

Соңгы бәрелештә күрсәткән батырлыклары өчен бабам икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бу орденны аңа сугыштан соң гына тапшыралар. Госпитальдан соң бабайны  сәләмәтлеге чикле булу сәбәпле бүтән фронтка җибәрмиләр. Ул  Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә хәрби төзелеш оешмасында эшли һәм туган ягына бары тик 1946 елда гына әйләнеп кайта.

Миләүшә Гыйздетдинова,

Азнакай шәhәре 2 нче мәктәбенең 8 А сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев