Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Эчкән кешегә – диңгез тубыктан

Машина йөртүгә хокукы булмаган Н.Гайнанов төнлә белән шәһәребезнең Гагарин урамында скутерда йөрергә чыга.

Хәрәкәтләрендә шик туган скутер хуҗасын юл иминлеге инспекторлары бик вакытлы туктата. Җитмәсә, исерек тә була. Җәмәгать судьясы аның үз гаебен тануын һәм бик нык үкенүен, үзенең һәм якыннарының сихәтлеге халәтен дә искә алып, административ җаваплылыкны 10 тәүлеккә кулга алу җәзасы белән билгели. Төн уртасында Тукай урамында эчкән килеш машина белән идарә иткән Р.Абдрахманов, Тургай урамында И. Мортазин, Мәнәвез урамында Р.Игътисамов тоткарланалар һәм юл йөрү кагыйдә-таләпләрен бозган өчен 30 мең сум штрафка тартылалар, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр. Азнакай – Тымытык – Күктәкә юлында шулай ук закон таләпләрен бозган Б.Гәрәев тоткарлана һәм җәмәгать судьясы аңа карата 10 тәүлеккә арест җәзасы билгеләү турында карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев