Азнакайда “Тонировка” рейды уздырылды
Рейд барышында тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөргән ике азнакайлыга штраф салынган.
Район буенча ЮХИДИ бүлеге тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрергә яратучыларны ачыклау буенча даими эш алып бара.
Кызганычка каршы, законны бозучылар, алгы һәм ике алгы ишек тәрәзәләре күренмәслек итеп караңгылатылган машиналарда җилдерүчеләр дә юк түгел.
– Чираттагы шундый рейд барышында ике шофер административ җаваплылыкка тарттырылды. Мондый рейдлар ай саен даими уздырылып тора, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев