Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртәнге 6.40 сәгатьтә Ленин һәм Нефтьчеләр урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
“Митцубиси” машинасы белән идарә иткән ханым светофорда сулга борылганда каршы яктан килгән “Лада” автомобиленә юл бирми. Авария нәтиҗәсендә ике машинага да зыян килә.
Нет комментариев