Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда тагын 2 исерек шофер җәзага тартылды

Юлда иң куркынычы, әлбәттә, исерек шофер.

Аннан ни көтәсен берәү дә белми. Табиблар аракының кешенең үз-үзен тотышына нык тәэсир итүен, аның күз күрүен дә, хәрәкәтләрен дә, фикерләвен дә үзгәртүен,  начар йогынты ясавын һәрдаим дәлилләп тора. Әмма шуңа да карамастан, руль артына эчкән килеш утыручыларның бетәсе юк. 

Азнакай районының  2 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 18 апрельдә исерек хәлдә техникага утыручылар белән бәйле 2 эш буенча суд карарлары чыгарылган. Аларның берсе – 2 бала анасы Р. ханым. Балигъ булмаган сабыйлар әнисенең исемен дә язарга кул бармый, әмма менә аның эчкән килеш рульгә утыруын берничек тә аңлап булмый. Әлбәттә, нарасыйлары турында уйласа, мондый хокук бозуга җөрьәт итмәс иде. Менә аракы ничек аңны томалый. 

Эчкән килеш машинага утырып шәһәр урамында йөргән Р.Мияссәров медицина тикшерүе үтүдән баш тартып нәрсә дәлилләмәкче булгандыр, әмма РФ юл хәрәкәте кагыйдәсе буенча ул ЮХИДИ хезмәткәренең бу таләбен үтәргә һичшиксез бурычлы. Сүз дә юк, җәза билгеләгәндә судья административ хокук бозуның бар нечкәлекләрен, бигрәк тә аның юл иминлегенә куркыныч тудыруын исәпкә ала. 

Әлеге машиналар хуҗалары аларны йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителде һәм әле өстәвенә 30 мең сум штрафка да тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев