Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда правасы да булмый торып, исерек килеш машина белән идарә иткән ир-атны тоткарлыйлар

Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү – җинаятькә тиң.

Кызганыч, моны күпләр һаман да аңлап бетерә алмый.

Бу атнада Азнакай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы Хәсәновка карата ачылган административ  хокук бозу турында эшне карады. Машина белән идарә итүгә хокукы булмаган ир-егет спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утыра. Аны Азнакай – Тымытык – Урсай юлында хокук сакчылары туктата һәм беркетмә төзи. Судья карары белән ул суд залында ук 10 тәүлеккә кулга алына.

Исегезгә төшерәбез: районда “ГИБДД  Азнакаево” телеграм-каналы эшли. Исерек килеш автомомбиль белән идарә итүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән, аноним хәбәр бирү өчен @GIBDDAznakaevoBot ка язарга кирәк. Анда килгән барлык мәгълүматлар да  район ЮХИДИ бүлеге  инспекторларына җиткерелә.

Телеграм-каналга кушылу өчен әлеге сылтама аша үтегез: https://t.me/gibddaznakaevo

Район юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев