Азнакайда милли проект нигезендә юллар ремонтлана
Татарстанда быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты нигезендә 217,8 чакрым ара юл ремонтлана. Бүген эшләрнең 65 проценты инде төгәлләнгән. Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин белдерде.
Ул әлеге федераль проектның 2017 елдан гамәлдә булуын һәм 2019 елдан аның милли проектка кушылуын билгеләп үтте.
– Әлеге кыска гына вакыт аралыгында республикада 792 километр юл төзекләндерелде, – диде министр урынбасары.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” Россиядә Президент Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы 14 милли проектның берсе. 2019 елда аның кысаларында 16 мең километрдан артык юл төзекләндерелгән булса, быел да шундый күрсәткечләргә ирешелде.
Быел районда әлеге проект кысаларында 67 миллион сумга Буралы – Рантамак, Рус Акташы – Азнакай, Туйкә – Митрофановка автомобиль юлларында барлыгы 7,2 чакрым ара ремонтланды. Әлеге эшләрнең барысын да Азнакай автомобиль юллары идарәсе башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев