Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферлар җәзага тартылды

Азнакай районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 2, 4 март көннәрендә исерек хәлдә техникага утыручылар белән бәйле 3 эш каралган.

Җавапка тартылучылар арасында хатын-кызның да булуы, әлбәттә, гүзәл затларның матур бәйрәме алдыннан аеруча күңелсез күренеш иде.

А.Ф. юл иминлеге сакчылары Бүләк авылында туктата. Аның спиртлы эчемлек куллануы расланып, беркетмә төзелә. Бу административ эш буенча китерелгән дәлилләр анализында да ачык чагыла. Судта ул закончалык бозуы турында аңлап, гаебен тулысынча таный. Җәмәгать судьясы тарафыннан чыгарылган карар, ягъни 30 мең сум штрафка тартылуы һәм ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе белән килешә. Бу очрак аңа гомерлек сабак булыр, дип ышанырга кирәк. Хатын-кызның эчеп руль артына утыруы олылар әйтмешли, бернинди калыпка да сыя торган хәл түгел.

Азнакай-Ютазы юлында төнге караңгыда МТЗ таркторында Р.Ф. нишләп йөргәндер, анысы билгесез, ә менә аның организмында 0,619 мг/л аракы булуы медицина тикшерүендә дәлилләнгән.

Суд утырышына ул үзе килми, эш аннан башка гына карала һәм гаебе тупланган материаллар нигезендә тулысынча раслана. Моннан соң ул ел ярым тракторына утыра алмаячак, өстәвенә, 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә тиеш. Ахыры аяныч: эчеп рульгә утыру әлеге дә шул икътисад ягына суга. Эшсез дә калсаң, гаиләң дә булса, нишләмәк кирәк?!

Эчкән килеш машинасына утырган Х.Х. ЮХИДИ инспекторлары шәһәребезнең Шәйхетдинов урамында туктата. Әлбәттә, тикшерү үткәрелеп, аңа карата беркетмә төзелә.

Судта үз хокукларын яклау мөмкинлеге бирелсә дә, ул утырышка килми һәм эш аннан башка гына карала. Аны ел ярымга машина хокукыннан мәхүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарту турында суд карары чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев