Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Иминлек каешы” операциясе үтте

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә куркынычсызлык каешы белән җиһазланган транспорт чарасы руль артына утырган машина йөртүче үзе дә, пассажирлар да каеш белән эләктерелгән булырга тиеш.

Әлеге кагыйдә үтәлмәгәндә 1 мең сум күләмендә административ штраф салына.

– Транспорт хәвефсезлеге үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын – 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Каеш белән эләктерелгән кешенең машина әйләнеп капланганда исән калу ихтималы биш тапкыр күбрәк. 12 яшькәчә балаларны машинада йөрткәндә аларны утырту җиһазлары булырга тиеш, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.

“Иминлек каешы” операциясе кысаларында "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина  шәһәрнең 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр һәм гимназиянең ЮИД отряды беләнхәвефсезлек акциясе үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев