Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә

Ниһаять, балалар көтеп алган кышкы каникуллар җитте.

Ял көннәрен алар күбрәк саф һавада уздырырга тырыша. Шуңа күрә дә бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү аеруча мөһим. 

Моны истә тотып, “Кышкы каникуллар” акциясе кысаларында ЮХИДИ вәкилләре, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге төрле чаралар уздыралар. 

Аның чираттагысында 3 нче мәктәпнең Яшь юл хәрәкәте инспекторлары, 16 нче “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар, тәрбиячеләр дә катнаштылар.  Ул җәяүлеләр катнашында аварияләрне булдырмый калу максаты белән уздырылган иде. Балалар җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләп, һәрдаим тагып йөрергә кирәклеген ассызыклады. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина чарада актив катналарныашучыларга бүләкләр дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев