Азнакай юлларында исерек машина йөртүчеләр күрсәгез, Телеграмга языгыз!
Исерек килеш руль артына утыру – җинаятькә тиң булса да, үзләренең генә түгел башкаларның да язмышлары белән уйнаучылар да юк түгел.
Узган елда район юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә иткән 234 шофер җаваплылыкка тарттырылган булса, быел бу сан инде 186га җиткән.
Әлеге эштә сез дә ярдәм итә аласыз, азнакайлылар. Бу юнәлештә махсус “Азнакаево нетрезвый водитель” дигән Telegram-канал да эшли. Азнакай юлларында исерек машина йөртүчеләр күрсәгез, Телеграмга языгыз! Мөрәҗәгатьләр ЮХИДИ хезмәткәрләренә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев