Азнакайда “Мотоцикл” операциясе үткәрелә
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Мотоцикл” операциясе үткәрелә

7-13 августта республикада, шул исәптән Азнакай районында, “Мотоцикл” оператив-профилактика чарасы бара.

Ул ике тәгәрмәчле “тимер ат”лар белән идарә итүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне, алар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү кысаларында уздырыла.

– Юлларда мотоцикл руле артына утыручы яшүсмерләр дә очрый. Йөртүгә хокукы булмый торып, мопед, мотоцикл, скутер, машина белән идарә итәргә алынган балигъ булмаган балаларга 5-15 мең сум күләмендә штраф та каралган. Балаларның гомерләре – ата-аналар кулында, шуңа мотоциклга әти-әниләр уенчык итеп кенә карамасыннар иде, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Альмир Габделхаков.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев