Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Район юлларында ел башыннан 27 авария теркәлеп, аларда сигез кеше һәлак булды, 30 ы төрле тән җәрәхәтләре алды.

Юлларда һәлак булганнарны искә алу көне шушы аяныч хәлләрдән сак булырга өндәү, юлларда бик тә игътибарлы йөрергә кирәклеге турында киң җәмәгатьчелеккә тагын бер кат искәртү максатында билгеләп үтелә.

Әлеге чарага азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясендә укучылар, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты.

Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ренат Гайнетдинов үзенең чыгышында машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Быелгы районкүләм “Автоледи” бәйгесендә җиңгән Гөлназ Хәсәнова да акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, юлларда игътибарлы булырга өндәде.

Чарада катнашучылар юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев