Азнакайда балалар юл кагыйдәләрен яхшы белә
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда балалар юл кагыйдәләрен яхшы белә

Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбендә “Юл кагыйдәләрен бел һәм сакла” дигән профилактик чара узды.

Укучылар каршында “Клаксон” ЮИД отряды әгъзалары чыгыш ясады.  «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина яктылык кайтаргыч элементларның җәяүлеләр өчен мөһимлеге турында сөйләде, тематик видеороликлар күрсәтте. Юлларда балалар катнашында аварияләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән чараларда актив катнашкан Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев