Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай укучылары юл кагыйдәләрен спектакль аша өйрәнә

Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә Ял Чаллы театры коллективы укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләре турында театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Спектакль алдыннан “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина безгә юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, игътибарсызлык аркасында юлларга нинди хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләде. Бергәләп юл билгеләрен дә искә төшердек.

Аннан соң 150 бала “Авария исемле кызның Азнакай шәһәрендә маҗаралары” исемле спектакльне тамаша кылды. Сәхнәдә барган тамашаның төп геройлары – Юл инспекторы, Светофор һәм Авария исемле кыз. Тамашачылар спектакльне игътибар белән карап, сорауларга җавап бирделәр, геройлар белән Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар.

Без – балалар да сәхнәдә барган вакыйгалар үзәгендә булдык. Мондый чаралар ярдәмендә Юл кагыйдәләре күңелгә ныграк керә. Алда – көзге каникуллар. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләренең каникуллары булмый. Шуңа юлларда һәрчак игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Алия Закирова, 1 нче мәктәпнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев