Якты дөньяларга бер тугач, яшәргә иде туйганчы…
Акыл белән ялгыз калуны аңласаң да, күңел карыша, йөрәк ышанмый... әнә шулай бер мизгелдә 59 ел бер җан, бер тән булып яшәгән тормыш иптәшен, әтиебез Әсгать Кагировны, без 3 баласы – Резеда, Гөлнур, Камильне, яраткан кияүләрен, киленен, оныкларын калдырып, әниебез Кагирова Хәтирә Зәки кызы бакыйлыкка күчте.
Бәхетлеләр тигез картаялар
Бергә урап тормыш йомгагын,
Үрнәк булып якын туганнарга,
Бизи алар килер елларын.
Әти-әни тигез булганда бит
Һаман бала була балалар.
Шатлык, борчу белән килгән чакта
Пар канатлар каплап алалар.
Әмма тормыш дилбегәсе тигез түгел,
Кайсы кыска, кайсы бик озын.
Беребезгә дә мәгълүм түгел,
Кемгә күпме гомер язганын.
“Эх, яшисе иде туйганчы”, дип
Җырлый җырчы эфир тутырып,
Яшәп булмый шул туйганчы...
Аллаһ язган чордан уздырып.
Тормыш аты да бер абына шул,
Тигез генә бармый арбасы.
Туры килә икеңнең беренә
Бер мизгелдә ялгыз каласы.
Акыл белән ялгыз калуны аңласаң да, күңел карыша, йөрәк ышанмый... әнә шулай бер мизгелдә 59 ел бер җан, бер тән булып яшәгән тормыш иптәшен, әтиебез Әсгать Кагировны, без 3 баласы – Резеда, Гөлнур, Камильне, яраткан кияүләрен, киленен, оныкларын калдырып, әниебез Кагирова Хәтирә Зәки кызы бакыйлыкка күчте.
Иртәгә, 15 августта, кадерле кешебезгә 80 яшь тулган булыр иде. Иртәнге намазларын укып әни, шатланып, матур күлмәкләрен киеп, табыннарны үзе әзерләгән тәмле ризыклар белән бизәп, барыбызны кунак итәр иде...
Сагыну катыш юксыну хисләре белән аның тормыш юлын барлыйбыз. Булдыклы, уңган, сабыр, киң күңелле, ярдәмчел иде ул. Без генә түгел, бик күпләр аның күркәм сыйфатларына соклана иде. Без бүген дә аның шушы асыл сыйфатларына таң калабыз...
1940 елда Ярославль өлкәсе Сталин районында дөньяга килгән баланы сугыш җилләре, эвакуация Азнакай районы Уразай авылына китерә... Әтисен белергә дә насыйп булмаган кызчыкка язмыш тагын бер сынау әзерли – озакламый ул әнисен дә югалта. Әмма әтисенең туганнары, сабый ятимлек ачысы тоймасын дип, бар күңел җылысын бирәләр, үз кызларыдай үстерәләр.
Азнакайның беренче номерлы мәктәбен тәмамлаган чая кыз комсомол путевкасы белән тимер юл төзелешенә китсә дә, туган яклар үзенә тарта. Кайтып, Азнакай метеостанциясенә эшкә урнаша. Аның хезмәт кенәгәсендә эшкә алынды һәм лаеклы ялга чыкты дигән язулар арасында бары тик – хезмәт баскычында югарырак урынга күчерелде – Метеостанция начальнигы итеп билгеләнде, мактаулы бүләкләргә, исемнәргә лаек булды дигән язулар гына бар. Болар барысы да аның үз эшен белеп башкаручы хезмәткәр, тәҗрибәле җитәкче булуын дәлилли.
1961 елда алар әтиебез белән кавышып, без 3 балаларына гомер биргәннәр. Үз үрнәкләрендә туганлыкның кадерен белергә, тату һәм бердәм булырга, ярдәмчеллеккә өйрәтеп үстерделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Зурлап олы тормыш юлына чыгардылар. Әниебез сменалы эштә эшләде, тик өйдә бервакытта да аның эшсез торганын күрмәдек без. Берсеннән-берсе матур күлмәкләр, кышкы пәлтәләр тегә иде ул безгә. Шул арада аллыгөлле чәчәкләр үстерергә, туганнаргакүршеләргә ярдәм итәргә дә, әтиебезне хөрмәтләргә дә, соңрак гыйбадәт кылырга да, кияүләренә, оныкларына ягымлы, йомшак әби булырга да өлгереп, барыбызны да сөендереп яшәде.
Авырса да, бер дә зарланмады, сыкранмады. Арабыздан китүе дә кинәт, көтмәгәндә булды. Шуңа да югалту ачысы икеләтә авыр, күңел һаман ышанмый. Бүген исә әниебезгә күрсәтәсе хөрмәтне, аңа бирәсе назны – әтиебезгә бирергә, аның юксынуын ничек тә җиңеләйтергә тырышабыз. Бу – әниебезнең соңгы васыяте.
Әниебез, бердәнберебез... Кадерлеләрдән дә кадерле булган олы йөрәкле, газиз кешебез. Бик юксынабыз, сагынабыз сине... Безнең күңелләрдә син мәңге яшәрсең. Бүген дә һәр гамәлне, һәр кылган эшебезне син таләп иткәнчә, сиңа ошарлык итеп эшләргә тырышабыз. Тыныч йокла, газизебез! Изге, иман юлындагы кешенең урыны – җәннәттер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев