Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК

“Маяк” – Яңа елга олы бүләк

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе дә ахырына якынлаша.

Шушы көннәрдә игълан ителгән “Язылу бүләк ит!” акциясенә бердәм кушылып, якыннарына киләсе ярты елга “Маяк”ка подписка бүләк итүчеләр дә арта бара. Бу акциягә старт биреп, изге гамәлне безнең даими иганәчәбез, эшмәкәр Алгиз Корбанов башлап җибәргән иде.

–Башкаларга игелек эшләп, аларның рәхмәтен алу үзеңә дә күңел күтәренкелеге, рәхәтлек бирә бит ул, – ди олы җанлы эшмәкәр.

Ул үзе шәһәрдәшләребез – элек нефть тармагында хезмәт куйган, Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашкан, бүгенге көндә беренче төркем инвалид Миңнулла Газизов һәм Азнакай пассажир транспорт оешмасының һәм тыл ветераны Нурулла Шакировка шундый бүләк ясады.

Инвалидлар декадасында игълан ителгән акциядән беребез дә читтә калмасак иде. Ярты ел буена “Маяк”лы итеп, физик мөмкинлекләре чикле, мохтаҗлыкта яшәүче райондашларны һәм инде үзебез якыннарыбызны рухи азыклы, район-республика яңалыкларыннан хәбәрдар итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев