Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ ПУНКТЛАРЫ

“Хәят”тә бар да шәп!

Кибет алдында таңнан чират тору совет заманында ук калды дигән сүзләргә ышанмагыз, бүген дә бар андый кибетләр.

Ышанмасагыз, шәһәребезнең күпләп сатып алу базарында урнашкан “Хәят”кә килеп карагыз! Кибет ишеге ачылганчы ук халык биредә чират тора.

– Монда җаның ни тели, барысын да табарга була! Сатучы кызлар бик ачыклар, елмаеп-көлеп кенә торалар. Үзеңә шундый мөнәсәбәт булгач, гел килеп кенә торасы килә, – ди Рузалия апа да.

“Хәят” кибете кулай бәядән үзебездә җитештерелгән хәләл продукция тәкъдим итә. Ассортиментлары да бик бай: ит ярымфабрикатлары, чәй, аның янәшәсенә җаның теләгән тәм-томын, сөт-май, камыр ризыкларын сатып алырга була.

Азнакайлылар бигрәк тә авылда җитештерелгән сөт-май ризыкларын яратып ала. Сөт, каймак, эремчек, катык инде төштән соң калмый да.

Аларның барысын да кибетнең хуҗалары – Саттаровлар җитештерә икән.

– Быел кибет ачылуга 9 ел булды. Әлеге вакыт эчендә Азнакай халкын яратып өлгердек, алар да безне бик якын итә, Аллага шөкер. Авыллардан, Актүбә бистәсеннән, хәтта Җәлилдән килә торган сатып алучыларыбыз да бар. Безнең төп девизыбыз – бәясе “тешләшмәгән” һәм шул ук вакытта яхшы сыйфатлы азык-төлек тәкъдим итү. Кибеттә сатучы намуслы, тырыш Илмира Әхмәдишина һәм Динара Камиловага бик рәхмәтлебез. Кибетнең йөзе булган кызларыбызны барысы да ярата һәм хөрмәт итә, – ди Луиза Саттарова.

Шулай ук бу кибеттә “Маяк” газетасының альтернатив пункты да урнашкан.

– Газетаны биредән алучылар аның һәр санын көтеп алалар. Авылда үзебез дә язылабыз, бер язмасын да калдырмый бик яратып укыйбыз. шушы районда яшәп, андагы яңалыкларны белмәү, төрле авылларда

гомер кичерүче уңганнар белән танышмау мөмкин түгел, – ди Луиза ханым.

– Барысы да бер урында булгач, бик җайлы. Газетага дип бер килгәч, шуннан ук азык-төлеген дә алып китәсең, – дип сүзгә кушыла Азнакайдан Альберт Галләмов.

Без сүз белән әйткәндә, “Хәят”тә – бар да шәп! Шуңа үзегез дә бер килеп күрегез, киң ассортимент та, ачык күңелле сатучылар да күңелегезне битараф калдырмас. Шунда ук очсызрак бәягә “Маяк”ка да язылып куйсагыз, ярты ел дәвамында бездән дә аерылмассыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев