Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайлыларның үз "Маягы" бар

Альбина Сафиуллина «Маяк» ны укып кына калмый, ул авылдашларын һәм райондашларыбызны язылу кампаниясендә актив катнашырга чакыра.

"Газетабыз райондашларыбызның хезмәт уңышлары һәм казанышлары турында сөйли, дөньяда, илдә, районда барган вакыйгалар, яңалыкларны яктырта, файдалы киңәшләр биреп, укучыларның сорауларына һәм проблемаларына тирәнрәк игътибар бирергә омтыла – бер сүз белән әйткәндә, күбебез өчен чыннан да юл күрсәтүче маяк булып тора," - дип сөйли редакциябез кунагы, Әгерҗе авылыннан Альбина апа Сафиуллина.

"Мин "Маяк" газетасының һәрбер сүзен, һәрбер мәкаләсен яратып укыйм, үзем дә инде авыл хуҗалыгы, ветераннар тормышы, чишмәләр, экология буенча һәм үзебезнең ветераннарыбызның юбилейлары, аларның тормышлары, сугышта булган ветераннарыбызның язмышлары турында газета битләрендә илһамланып язарга да яратам әле,"- дип дәвам итте Альбина Сафиуллина.

Исегезгә төшерәбез, “Маяк” газетасына икенче яртыеллыкка язылу чоры тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Вакыт бик тиз уза ул, хөрмәтле райондашлар, “Маяк” газетасына язылып калырга ашыгыгыз!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев