Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Актүбәлеләр “Маяк” газетасына актив языла

“Маяк” газетасына язылу чорында Актүбә бистәсе җитәкчеләре, бистәнең почта бүлеге һәм китапханә хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте.

Бүген газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аларга редакциянең рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов  кечкенәдән почта эше һәм матбугат белән яхшы таныш: әнисе Валентина Павловна гомере буе почтальон булып эшләгән.

– Ул чакта  Интернет юк, телевизор да сирәк кешедә иде. Төп яңалыкларны газеталардан укып белде халык. Күпләп языла иделәр. Әнинең газета-журналлар тулы сумкасы әле дә күз алдымда, – ди Александр Леонидович.

Почта хезмәткәрләре аңа зур рәхмәтле. Матбугатка язылу көннәрен уздырганда бистә башлыгы “Маяк”ка язылучылар өчен призлар алып биргән.

– Шулкадәр күңелле чара булды. Көйләр уйнатып, ишек алдында халыкны җыеп, бәйрәм ясадык. Бистәбезнең ветеран-укытучысы Закирова Әлфия Авзаловна алдан һәр йортка хәбәр салды. Халык та бик ошатты, икенче  язылу чорында мондый чараларны күбрәк оештырырга уйлыйбыз, – ди Актүбә почта бүлеге җитәкчесе Зөлфидә Шәйсолтанова.

“Маяк” газетасының баш мөхәрирре Фәрхәт Шәйхулов почта хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

– Алга таба да шулай бергә-бергә эшләргә язсын, сез – безнең уң кулыбыз. Эшегездә уңышлар телим, – диде ул.

Актүбә китапханәсе  – альтернатив язылу үзәге булып тора. Менә ничә ел инде биредә йөздән артык актүбәлене район газетасына яздырталар.

– Коллективлар белән эшлибез. Һәрчак бистә башлыгы Александр Севостьянов һәм башкарма комитет җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗановның ярдәмен тоябыз. Район газетасы вакытында килә, халыкка да көнендә җиткерәбез. Оешмалар инде үзләре безгә мөрәҗәгать итәләр, чөнки бик уңайлы, – ди директорлары Светлана Рахина.

Мәдәният йортында капиталь ремонт бару сәбәпле, китапханә балалар сәнгать мәктәбе бинасына күченгән. Эш шартлары катлауланса да, китапхнәчеләр зарланмыйлар, һәр китап укучыны ачык йөз белән каршы алалар.

– Җәй безнең иң кызу эш чоры, чөнки китап укучылар арта. Әле балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар да уздырабыз, – диләр китапхнәчеләр Альбина Хаҗиева, Гөлнара Курбаева.

Гөлнара Курбаеваның әлеге өлкәдә хезмәт стажы 10 ел.

– Кечкенәдән китаплар укырга ярата идем. Апа да авылда китапханәдә эшләде, гел аның янында кайнадым, шуңа күрә күңелемә бу һөнәр якын булгандыр. Унынчы сыйныфтан соң туп-туры Алабуга мәдәни-агарту училищесына юл тоттым, – ди ул.

Альбина Хаҗиева исә бу һөнәргә урау юллар аша килгән.

– Мин әле күптән түгел генә эшлим, декреттан чыктым, Алабугада сәнгать мәктәбендә китапханәче хезмәтен үзләштерәм. Төрле эштә эшләп карадым. Китапханәче күңелемә иң якыны, китап укырга яратам. Монда бөтенләй башка атмосфера, кешеләр белән аралашасың, чаралар уздырырга яратам, – ди ул.

“Маяк” газетасы редакциясе газетабызга язылган барлык актүбәлеләргә дә рәхмәтен белдерә. Ике арадагы дуслык күпере дәвамлы булсын иде дип теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев