Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГАЗЕТАНЫҢ ЯҢА САНЫ

27 гыйнвардә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Таныш булыгыз!

Бүгенге "Маяк" санының төп героинясы - Әсәйдә яшәүче биш бала анасы, 90 башка якын малы булган крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе - “тимер леди”, төрле язмыш сынаулары кичергән Резеда Хәмидуллина турында сүз барачак. 

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре: “Маяк” газетасы редакциясендә гаилә бөтенлеген һәм рухи кыйммәтләрне саклауга багышланган чираттагы түгәрәк өстәл артындагы әңгәмә хакында тулырак укып китә аласыз.

Исеме үк күңелгә ятышлы Таллы Бүләк авылы зур түгел, нибары алты дистәләп кенә йортлы. Әмма биредә тормыш кайный. Таллы Бүләк авылының авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләрне "Маяк" яктырта.

Азнакай моржлары һәр ел саен Ыкта су коена.

Авыл җирлекләрендә бара торган хисап җыелышларында нинди мәсьәләләр турында сүз алышалар?

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре әледәнәле кабатлана тора. Әлеге хакта да газетадан укып белә аласыз.

Авылым уңганнары рубрикасында Чалпы авылының хөрмәтле кешесе, иген кырларында тырыш хезмәте белән дан казанган шәхесебез Әсгать Гариф улы Гарифуллин турында сүз барачак.

Үзе иркә, үзе сөйкемле. Әйе, бу безнең хөрмәтле хезмәттәшебез Ирина Мөбарәкшина. Җитез, ярдәмчел, ачык йөзле, тапкыр телле, бик тә кешелекле, бар яктан да булган версткалаучыбыз бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтлебез! Шундый булуың белән безгә кадерле син! Юбилеең белән тәбрикләп сиңа ныклы сәламәтлек, якыннарыңның җылысына төренеп яшәвеңне, хезмәтеңдә тагын да зур уңышларга ирешүеңне телибез!

Бәлеш авыз, чабата каш. Кем турында сүз барганын бары газетадан гына укып белә аласыз.

Шулай ук аш-су рубрикасында тәмле Үзбәкчә хәлвә рецепты, атна телепрограммасы, кайнар котлау, кышкы бакча эшләре буенча киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан җомга саныннан укып таныша аласыз.

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев