СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!
-
Азнакай үзенең легендар улын хөрмәтләде
Әгерҗе авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе булып эшләгән Шәйхуллин Нурулла Шәйхулла улына истәлек тактасы ачылды.
-
Азнакай үзенең легендар докторы исемен мәңгеләштерде
Азнакай сырхауханәсе диварында Татарстан Республикасының атказанган врачы, Азнакай районының Мактаулы гражданины, югары квалификация категорияле табиб — травматолог Никоноров Олег Дмитриевичка истәлек тактасы ачылды.
-
Имамлы авыл – иманлы авыл ул
Равил хәзрәт Дәүләтовны туган авылы Татшуганда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Бик тә ипле, әдәпле, мөлаем, гыйлемле Равил хәзрәт төрле тантаналар, бәйрәмнәр һәм башка чараларда күңелләрне сафландыручы вәгазьләре, әдәп-әхлак киңәшләре белән халыкны сөендерә.
-
Өч цех, бер бригада һәм 38 ел “Татнефть” тә
Бәдертдиновларның өч дистә елга сузылган хезмәт юлы, гаилә династиясе.
-
Рәзилә Шәрипова: 55 яшь – бары сан гына! Чаңгыда да, велосипедта да – алда!
Рәзилә Шәрипова – хезмәт юлын нефть тармагына багышлаган райондашыбыз.
-
Азнакай пенсионеры туган ягы турында китап яза: Закир-Сани ыруының тарихы
Азнакай пенсионеры Миңнур Шәрәфетдинов, туган якны өйрәнүче язучы Марсель Гарипов белән бергә, күрше районның Каклы Күл авылы турында китап язарга керешкәннәр.
-
Тырыш, тиктормас авылдашым белән чиксез горурланам
Бүген авылда да нәкъ шәһәрдәге кебек яшәргә, үсәргә була. Авылдашыбыз - Бакалы районының Камай авылы кызы Зәлия Солтанова - моның ачык мисалы.
-
Хезмәте белән илһамландыручы
Безнең почтальон
-
Лилия Шәфыйкова 32 ел рәттән үз эшенә тугры калып, хат ташучы булып эшли
Бу турыда безгә актив хәбәрчебез Роза Галиәхмәтова язып җибәрде.
-
Эльза Шәрәфиева – озак еллар хат ташучы булып лаеклы хезмәт куя
Кешеләрне бар күңеле белән яраткан, эшенә җаны белән бирелгән кешеләр сирәк була.
-
Резида Хөснетдинова: “Хат ташучы – кешеләргә шатлык өләшүче дә ул!”
Хат ташучы булып эшләгән Резида Хөснетдинованы шәһәрдә яратмаган, үз итмәгән кеше юктыр.
-
Туйкә авылы хат ташучысы Зөбәрҗәт Шиһапова һәр йортка шатлык өләшә
Туйкә авылы почтальоны Зөбәрҗәт Шиһапова – вакытлы матбугат таратучы, пенсия акчасын китерүче генә түгел, күпләребез өчен сердәшче дә, киңәшче дә.
-
Сәпәй почтальоны Ләйсән Һадиеваны авыл халкы хөрмәт итә
Соңгы елларда вакытлы матбугатны көнендә кулга алу көтелмәгән хәлгә әверелә башлаган иде шул.
-
Почтальоннардан уңдык
Безнең Чубар Абдул почта бүлекчәсендә озак еллар Земфира Шәфыйгуллина хезмәт күрсәтә.
-
Тымытык авыл Сабан туенда хат ташучыларны бүләкләделәр
Тымытык авыл җирлегенә керүче Тымытык, Әгер, Күктәк авылларына дүрт хат ташучы хезмәт күрсәтә.