Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-тарихчы Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов) беренчеләрдән булып сайлауга барды.
Ул Әгерҗе авылында гомер итә. Районыбызга Башкортстаннан берничә ел элек кенә күченеп килүенә карамастан, биредә үз кешегә әверелде. Тумышы белән дә Зур Сукаеш авылыннан ул. Азнакай районы, аның авыллары тарихына багышланган утыздан артык китап авторы.
“Тарихы булмаган халыкның киләчәге юк дигәннәр бит. Бу яктан районда зур эшләр башкарыла, алдагы буыннарга кыйммәтле мирас кала”, – ди ул.
Нет комментариев