Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Яңа Юл халкы яңа бинада тавыш бирә

Моңа кадәр Яңа Юл халкы шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә тавыш бирәләр иде.

Күп функцияле үзәк сафка баскач, быел 508 нче сайлау участогы биредә урнашты. Аңа 1841 сайлаучы керә. 18 яше тулган 23 кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

Сайлау участогы ачылган сәгатьтә үк участокта зур җанлылык күзәтелде.

“Сайлау участогының үзебездә булуы бик уңайлы. Эшкә барганчы тавыш биреп киттем”, – ди беренче сайлаучы Резеда Ихсанова. Аңа сайлау комиссиясе рәисе Гаяз Хәмидуллин истәлекле бүләк тә тапшырды.

Эльвира ханым Занипова бәйрәм уңаеннан чәк-чәк алып килгән.

– Сайлаучылар да, сайлау участогында эшләүчеләр дә иртәнге чәйләрен эчсеннәр. Ел да сайлауларда катнашам, үзенчә бәйрәм бит ул. Мондый мөһим вакыйгадан бер кеше дә читтә калмаска тиеш дип уйлыйм”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев