Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Уразай авылыннан Галиевлар сайлауларга гаиләләре белән килгәннәр

Уразай авылында гомер итүче Резеда һәм Рәфис Галиевлар бүген уллары һәм кызлары белән сайлау участогына килеп, үз тавышларын бирделәр

-Илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирергә килдек, бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк, - ди Резеда ханым. 

Резеда апа - "Нефтемаш" заводында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, Рәфис абый - бораулау установкалары күтәрткеч машинисты. 
Шушында туып, гомер буе лаеклы хезмәт куйган Галиевлар, пенсиягә чыккач, Резеда апаның туган авылы Уразайга кайтып төпләнә. Үрнәк гаиләдә алар ике бала үстергәннәр, бүген инде биш оныклары әби-бабайлары өчен җан атып торалар. Галиевлар  – игелекле, ярдәмчел, һәр көнгә сөенеп яшәүче кешеләр. Кулга-кул тотынышып, тормыш юлыннан пар канат астында үткән Резеда апа белән Рәфис абый күпләргә үрнәк булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев