Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Мәнәвез авылында сайлаулар оешкан төстә бара

Авылның иң өлкән кешеләрнең берсе, ак әбие Шәйхетдинова Бәһиҗә апа Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына иртәдән үк килде

 

- Хәерле Ураза айларында үз аягымда йөрүемә куанып килдем. Киләчәктә дә  куанычлы язлар, еллар  булсын, – ди ул.

Райондашларыбызның яше-карты ил язмышына битараф калмыйча, сайлауларга килүе – куанычлы күренеш. Менә Әлмир Гәрәев беренче тапкыр сайлауларга килеп, гражданлык бурычын үтәде. Фәния һәм Нәҗип Сабитовлар 50 ел бергә гомер кичерәләр. Сайлауларда да актив катнашалар. Быел да изге теләкләрен теләп, бергәләп үз тавышларын бирделәр.

Үзенең җанга үтеп керердәй үткен шигырьләре, егыла-егыла көлдертерлек шаян хикәяләре белән укучыларыбызга яхшы таныш “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзасы Халидә Галимова да үз тавышын биргәннән соң, теләк-фикерләре белән уртаклашты:

- Илебезнең , халкыбызның уңышларына сөенәм. Киләчәгебезнең дә якты, имин булуына өметләр баглыйм, – ди ул.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев