Азнакайлылар тавыш бирә
САЙЛАУ

Азнакайлылар тавыш бирә

Бүген иртәдән үк шәһәрнең 511 нче сайлау участогында зур җанлылык.

Бу тирәдәге шәхси йортларда яшәүче өлкәннәр һәрвакыттагыча, актив. Аларның күбесе озын-озакка сузмыйча, РФ Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә үк гражданлык позициясен белдерергә ашыкты.

Сайлаучыларны ишек төбеннән үк пандемиягә каршы саклык чараларын күреп каршы алалар. Комиссия әгъзалары, күзәтүчеләр, тәртип сакчылары....- барысы да үз урыннарында. Теләгән кешегә грипптан прививка ясату да оештырылган.


Нет комментариев