Район территориясендә оештырылган барлык 62 сайлау участогы да иртәнге сәгать 8дә эшли башлады.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәптә урнашкан 510нчы сайлау участогында Такташ, Тимеряҗев, Тинчурин, Чернышевский, Мәктәп, Энгельс, 1 Май, Киров, Кирпичная, Мөхәммәдиев, Пионер, Совет, Әхмәдиев, Баһманов, Бауман, Б.Гринь, Глинка, Горький, Заречная, Ибраһимов урамнарында яшәүчеләр тавыш бирә.
– Сайлаулар өч көн дәвамында барса да, безнең участокта беренче көннән үк зур активлык күзәтелә. Димәк, азнакайлылар республиканың, районның киләчәге өчен битараф түгел, – ди сайлау участогы рәисе Нәфис Арсланов.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев