Бүген иртәдән Азнакайның барлык сайлау участокларында зур җанлылык сизелә.
Илебез генә түгел районыбызның киләчәгенә битараф булмаучылар арасында 89 нчы яше белән барган Нурлыҗинан Әхмәтшина да бар. Ул 7 нче мәктәптә урнашкан 524 нче сайлау участогында тавыш бирде. Олы яшьтә булуына карамастан, үзе килгән.
- Бөтен ил сайлауга барганда, бармый калырга ярамый дип килдем менә. Бер елны да сайлауларны калдырганым юк. Дөньялар имин, табыннарыбыз сый-нигъмәттән сыгылып тора. Иң мөһиме - илебездә тынычлык булсын дип сайлап чыктым, - ди Нурлыҗинан апа.
-Сау-сәламәт булыгыз, һәрберегезгә уңышлар, озын гомер телим, - дип, ул сайлау участогы вәкилләренә дә изге теләкләрен җиткерде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев