Елның мөһим вакыйгасыннан җирлегебездә эшләп килүче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә читтә калмады.
4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова беренчеләрдән булып 3 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
– Үземнең гражданлык бурычымны үтәдем. Илебезнең, республикабызның, шул исәптән үз туган җиребезнең алга таба да чәчәк атуы өчен, матур киләчәк өчен тавыш бирдем, – ди Нурия Касыйм кызы.
Нет комментариев