Азнакайда сайлау участокларында гриппка каршы 62 вакцинация пункты эшли
САЙЛАУ

Азнакайда сайлау участокларында гриппка каршы 62 вакцинация пункты эшли

Азнакай районы сайлау участокларында бүген һәм иртәгә көн дәвамында  гриппка каршы прививка ясатып булачак.

– Сайлау участокларындагы вакцинация пунктлары кичә дә 12.00 сәгатьтән эшләде. Бүген һәм иртәгә тавыш бирергә килүчеләр прививка да ясатып кайтып китә алачак. Пунктлар көн дәвамында эшли. Мондый мөмкинлек авылларда да тудырылган, – ди район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.


Нет комментариев