Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда сайлау оешкан төстә бара

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә урнашкан 526 нчы участокта башлыча Шәйхетдинов һәм Монолит микрорайоннарында яшәүчеләр тавыш бирә.

Һәрвакыттагыча, биредә яшәүчеләр быел да сайлауларда актив катнаша.

– Исемлек буенча 1383 сайлаучы исәпләнә. Аларның тугызы – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Яшьләргә бүләкләр дә әзерләдек, – ди сайлау участогы рәисе Гөлнара Галимова.

Рафаэль ага участокка оныгы белән килгән.

– Бер елны да сайлаулардан калган юк. Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Шуңа якты киләчәгебез өчен тавыш бирдем. Быел менә оныкны да иярттем, күреп, аңлап үссеннәр, – ди ул.

Сайлау участогында һәр тавыш бирүченең тән температурасы үлчәнә, шәхси саклану чаралары һәм ручка бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев