Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда күчмә сайлау комиссияләре эшли

Күчмә тавыш бирү процедурасыннан өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә файдаланырга киңәш ителә.

Бүген, 18 сентябрьдә, Азнакай районында тавыш бирүнең икенче көне дәвам итә. Әмма сайлау участокларына шәхсән килә алмаучылар да бар. Күчмә сайлау комиссиясе әгъзалары мондый кешеләрнең өйләренә килә ала. Моның өчен теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә шалтыратырга кирәк.

510нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Нәфис Арсланов сөйләвенчә, күчмә төркем составында сайлау комиссиясенең ике әгъзасы һәм җәмәгать күзәтүчесе бар. Сайлау участогы ачылганнан соң күчмә комиссия әгъзалары гариза бирүчеләргә алдан шалтыратып, сайлаучыга кайчан киләчәкләрен хәбәр итә. 

Сайлау комиссиясе әгъзалары өйләрендә сайлаучыларга 19 сентябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр йөриячәк. 

- Бу - өлкән буын, хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча уңайлы. Әлбәттә, участокларда ковидка каршы барлык чаралар да үтәлә. Шулай да, әгәр дә сезнең шикләрегез булса, сез риск төркеменә керәсез икән,  күчмә тавыш бирүдән файдаланырга киңәш итәм, — дип билгеләп үтте Нәфис Арсланов.

Азнакай районында 62 сайлау участогы эшли. Үз участогыгызның адресын РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев