Азнакай районының мактаулы гражданнары тавыш бирде
САЙЛАУ

Азнакай районының мактаулы гражданнары тавыш бирде

Сайлауларның беренче көнендә үк районыбызда зур җанлылык күзәтелә.

Җирлегебез үсешенә үзләренең тырыш хезмәтләре белән лаеклы өлеш керткән районыбызның мактаулы гражданнары – район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм 11 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Владимир Кротов та үз сайлау участокларында тавыш бирделәр.

“Тормышларыбыз матур, ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын!” – ди Миргасим Кәримов.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев