Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакай районы Урманай авылында сайлаулар оешкан төстә бара

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар Урманай авылы мәдәният йортына урнашкан сайлау участогында оешкан төстә бара

Урамга яңгырап торган татар моңнары да бар кешене үзенә җәлеп итеп, сайлауга чакырган кебек күңелгә бик уңай тәэсир итә.

Сайлауга иң беренчеләрдән булып, авылның өлкән кешесе, Ибатова Зөмәрә апа килгән. Ул һәр елны шулай иң беренчеләрдән булып килә икән. Беренче булып килгән өчен үзенә бүләк тә эләкте. Һәрбер өлкән кешеләргә хас булганча, ул киләчәгебезнең бәхетле булуын теләде. 

Авылдашыбыз, ире Ринат белән ике патриотик ул үстергән Илһамия ханым да сайлауга матур уйлар белән килгән. Аларның уллары кайнар нокталарда булып, илебез иминлеген саклаган. Ул үзенең уллары белән горурлануын:

«Һәркемнең дә уллары исән-имин кайтуын телим», — дип үз теләген җиткерде. 

Гомумән, бүгенге сайлауда һәркем илебез җитәкчелегенә матур өметләр баглап тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев