Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Әгерҗе парлары тавыш бирде

Әгерҗе авылында тавыш бирү бәйрәм төсен алды

Вәлиевлар һәм Миргалиевлар гаиләләре быел февраль аенда сапфир туйларын билгеләп үттеләр. 45 еллык гаилә стажы — зур горурлык һәм яшь парларга лаеклы үрнәк. Оештыру бүлеге җитәкчесе, район хатын-кызлар оешмасы рәисе Эльвира Галиева әлеге матур дата белән тәбрикләде.

– Чын күңелдән сезне шатлыклы бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез безнең яшь гаиләләр өчен үрнәк булып торасыз. Шушындый гаиләләр күбрәк булсын иде – бер-берсен кадерләп, мәхәббәттә яши торганнары. Балаларны үстереп, олы тормышка чыгаргансыз, хәзер инде тигез картаегыз, сәламәт булыгыз. Балаларыгызның кадерендә яшәргә язсын сезгә. Сайлауга килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, бөтен җиргә дә шулай парлашып йөрегез, – диде котлау сүзендә Эльвира Галиева.

Без сайлауга килгән бәхетле парлар белән сөйләшеп алдык:

– Без 23 нче февраль көнне сапфир туебызны балалар һәм туганнар белән билгеләп үттек. Очрашуыбызга килгәндә, мәктәп елларында ук танышкан идек, шуннан бирле аерылышканыбыз да юк. Мәктәпне тәмамладык, Илмирны армиягә озаттым, белем үзләштердек, эшкә кердек. Гаиләбездә ике баланы тәрбияләп үстердек. Җиде оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Аллага шөкер, гаиләбез ишле, хәзер исән-сау гына Әгерҗедә яшәп ятабыз. Мин шушы авылда тудым, лаеклы ялга чыккач, бирегә кайтып төпләндек. Бүген илебезнең президентын сайларга килдек – үзебезнең һәм онык-балаларыбызның якты киләчәге өчен гражданлык бурычын үтибез, – ди Нурия Вәлиева.

Миргалиевлар да Вәлиевләр белән бер көндә гаилә корганнар икән. Алар да тигез тормышта бергә гомер итәләр.

– Мин Миргалиева Флюзә Зәкәрия кызы, Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында туып үстем. Үсмер чагымда колхозда сыер саудым, аннан соң пекарняга эшкә урнаштым да 1979 елның 23 февралендә иптәшем белән өйләнештек. Без өч бала тәрбияләп үстердек – ике кыз, бер малай, әле дүрт оныгыбыз бар. Мин Тырыш авылына килен булып төштем, миңа ул вакытта 27 яшь иде. Җиде ел шунда яшәгәннән соң 1986 елда без Азнакай районы Әгерҗе авылына килеп урнаштык, колхозда эшләдек.  Безнең өйләнешкәнгә быел 23 февральдә 45 ел тулды. Аллага шөкер, әйбәт кенә, матур гына яшәп ятабыз. Сайлаулардан бер елны да калган юк – сайлау була икән, һәрвакыт та киләбез, – дип сөйләде Флюза Миргалиева.

Шулай ук сайлауга килгән парларны «Юлдаш» агитбригадасы котлап, моңлы җырларын һәм яхшы кәеф бүләк итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев