Әгер авылында яшәүче Мортазиннар гаиләсенең 66 еллык мәхәббәт тарихы
Агымсулардай тиз узган гомерне парлашып, бер-берсенә терәк булып яшәүче гаиләләребез күп. Шундый бәхетле парларның берсе — Азнакай районы Әгер авылында гомер итүче Мөзәянә Мәхәсим кызы белән Гәбдерәшит Габдрәкыйп улы Мортазиннар.
Бүгенге көндә алар 66 ел иңгә-иң терәшеп, тату гомер кичерәләр. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә алар өч бала тәрбияләп, олы тормыш юлына озатканнар; алтын канатлы 6 оныкның яраткан әби-бабасы булганнар; олыгайган көннәрендә нәни 9 оныкчыкларының шат авазына күмелеп яшиләр.
Мөзәянә Мәхәсим кызы белән Гәбдерәшит Габдрәкыйп улы 1960 елны гаилә коралар.
Мортазиннарның тормыш юлы сокланырлык. Икесе дә сугыш еллары балалары булганга күрә, алар кечкенәдән үк ачлыкны, юклыкны һәм ятимлекне күреп үскәннәр. Әмма шушы күргән авырлыклар аларны сындырмый, киресенчә, чыныктырып кына калган. Уртак сынаулар гаиләне тагын да ныгыткан, аларга көчле рухлы һәм гадел, тырыш булып калырга өйрәткән.
Гомер буе кулга-кул тотынып, йорт хуҗалыгын алып бару, балалар үстерү, шатлык-кайгыларны бергә уртаклашу — болар барысы да аларның никадәрле бердәм һәм сабыр булуын күрсәтә.
Иң мөһиме — бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү,
— ди тормышның әче-төчесен татыган бу матур пар.
Аларның тарихы — үз вакытындагы барлык авырлыкларга карамастан, мәхәббәткә һәм тугрылыкка тугры калуның якты мисалы. Бу гаилә яшь буынга гаилә кыйммәтләренең кадерен белергә һәм якыннарын сакларга кирәклеген искә төшереп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев