Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Нинди син, космос?

Бәйге нәтиҗәләре.

12 апрель – Космонавтика көне билгеләп үтелде. Элекке чор балалары космос дигәннәре белән җенләнеп үссә, хәзерге балалар бу датага игътибар итәме икән? Редакциядә балалар арасында “Космос балалар күзлегеннән” рәсем бәйгесе игълан итәр алдыннан шундый уй йөгереп үткән иде. Балалардан берсеннән-берсе үзгә рәсемнәр килә башлагач, бүген дә космос, җиһан турында уйлаучыларның күп булуы куандырды. Алай булмаса, бәйгедә 4 яшьтән алып 10 яшькәчә 95 кеше катнашыр идеме?  
Бәйгене игълан иткән вакытта алты җиңүче генә булырга тиеш иде. Рәсем сәнгате белгечләреннән торган жюри әгъзалары тәкъдиме белән аларның саны 15кә җитте. 
– Балалар арасында бик оста рәсем ясаучылар бар. Үзара килешкәннән соң җиңүчеләрне төрле юнәлешләр буенча билгеләргә булдык, – диде Рәмзия Ханнанова. 
 Җиңүчеләр Азнакай сәнгать мәктәбендә бүләкләнде. Балалар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов бәйгедә катнашучыларга, аны оештыруда көч куйган сәнгать мәктәбе коллективына һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Бүләкләр дә саллы иде: кинотеатрга, кыргый җәнлекләр күргәзмәсенә билетлар, кафега сертификатлар...
4-7 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Рәсем” номинациясендә 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Самира Мифтахова, башлангыч сыйныфларда укучылар арасында 1 нче мәктәптән Исмаил Игътисамов беренче урынга лаек булдылар. 
“Графика” юнәлешендә Рамазан Гарифуллин (18 нче балалар бакчасы) һәм Тамерлан Кәримов (8 нче мәктәп) җиңү яуладылар. 
“Декоратив гамәли сәнгать” номинациясендә  Даниэль Сәгъдиевнең (19 нчы балалар бакчасы) эше иң яхшысы иде. 5 нче балалар бакчасыннан Сәид Мәрданшинның иҗаты “Плакат” юнәлешендә җиңү яулады. 
Сәнгать мәктәбе укытучылары үзләре дә аерым эшләрне билгеләп үттеләр. Директор урынбасары Наилә Тенишева Азиза Райманова (12 нче балалар бакчасы) һәм Айсылу Шакировага (1 нче мәктәп) дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев