Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Декабрь чана юлы сала

Декабрь латинча «decem» (ун) сүзеннән ясалган.

Татарларда 21 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәрге вакытны «керәү ае» (авылча атамасы - «акъюл ай») дип әйткәннәр, ягъни кар кери торган, чана юлы салынган вакыт.

 Декабрь аена халык сынамышлары:

  • 1 декабрьдә җылы булса, кыш та йомшак килә, суытса - кырыс кыш көтелә.
  • Көчле җил чыкса, еш бураннар булачак, һава торышы кинәт үзгәрсә, бер туңдырып, бер эретеп торачак.
  • Декабрьдә боз сөңгеләре озын, кар көртләре калын икән -- уңыш мул була.
  • Кыш җылы икән, җәй салкын булыр.
  • Кышын кар күп булса, иген уңар.
  • Декабрь коры булса, яз һәм җәй дә яңгыр булмас.
  • Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
  • Кыш сыкы булса, җәй алма була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев