Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Урсайда гомер итүче Арсинал Вәлиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Арсинал ага Вәлиев — тумышы белән Зур Сукаеш авылыннан

Мәктәптән соң ул өч ел Кытай чигендә укчы булып хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткан Арсиналны, берничә егет арасыннан сайлап, Азнакай хәрби комиссариатына эшкә чакыралар. Биредә ул, лаеклы ялга чыкканчы, 25 ел тырыш хезмәт куя. 

Урсай авылы кызы, Нәсимә апа белән алар үрнәк гаиләдә ике кыз үстерәләр, бүген инде өч онык һәм ике оныкчык сөяләр. Лаеклы ялга чыккач, алар Урсай авылына кайтып төпләнә. Йорт-җирләрен гөл итеп тотучы Арсинал абый белән Нәсимә апа бүген күпләргә үрнәк булып, матур гомер кичерәләр. Икесе дә диндә, Арсинал абый мәчеттә азан да әйтә. 

Шушы көннәрдә отставкадагы өлкән прапорщик Арсинал Вәлиев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көн белән аны Азнакай шәһәре хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов та тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев