Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Туган ягым – яшел бишек

Узган җәй районыбыз тарихы өчен истәлекле даталарга бай булды.

Иң матур кече авылларның берсе булган Камышлы да буел үзенең юбилеен билгеләп үтте. “Маяк” газетасының бу чарага багышланган бер санына күз салыйк. Газетабыз укучысы Рөстәм Закиров эшләгән видео да күпләр өчен истәлек булыр.

 Яшә, Камышлым!

1928 елда 88 гаилә Чалпы авылыннан биш чакрым ераклыкта урнашкан гаҗәеп матур урынга күченеп килә. Камышлар уратып алган елганың ике ягында Камышлы авылының беренче урамы сузыла.

22 июльдә авылның бик күп булмаган халкы һәм аларның күпсанлы туганнары кече Ватаннарының 95 еллыгына багышланган зур бәйрәмгә җыелды.

Тантаналы чыгышларда үз хезмәтләре һәм тырышлыгы белән биредә көнкүрешне җайга салган, хәзерге вакытта уллары һәм кызлары зур Ватаныбызның төрле почмакларына таралган, илебезнең чәчәк атуына өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов хакимият исеменнән Камышлы халкын бу истәлекле көн белән тәбрикләде. Өлкәннәргә, авыл активистларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Авыл тормышындагы күпсанлы чараларны башлап йөрүче клуб җитәкчесе, авыл старостасы Рөстәм Закировка монда олысы-кечесе рәхмәтле. Аның уң кулы булган Люция һәр сорауны күз уңында тотып, оештыру эшләрен бик төгәл башкара.

Шуларның тырышлыгы белән кечкенә авылның үз юлын дәвам итүе шатлыклы. Тормыш-көнкүреш сораулары белән авыл халкы атказанган агроном Альберт Гимаевка мөрәҗәгать итә. Аның тормыш иптәше китапханәче Розалия ханым да кунакка кайтучыларны үз тырышлыгы белән төзелгән музейның бай фонды белән сокландырды.

Әйе, мондый очрашулар районыбыз авылларында матур гадәткә керде. Узган ел биредә шундый ук зур масштабта үткән, авыл юбилееның репетициясе дип атарга мөмкин булган кичәдә дә шушы авыл кияве, республиканың атаклы журналисты Ирек Бәдретдинов һәм аның тормыш иптәше Бибигайшә ханым данлыклы якташларын, колхозның легендар рәисләре Сәгадәт Аппаковны, Илдус Гыйләҗевны искә алганнар иде. Быел да очрашуның истәлеге итеп күмәкләшеп зиратка бару оештырылды. Аның территориясе чип-чиста, төзек. Авылның данлыклы улы, эшмәкәр, хәйрияче, «Мөхәммәт» мәчетен салдыручы Миргазиян Динмөхәммәтов, атказанган табиб Ривер Әхмәдиев дә биредә җирләнгән. Авылга килгән кунаклар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган зур һәйкәлнең яңартылуын да әйтеп бетергесез шатлык белән билгеләп үттеләр. Райпо кибете җирле халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора.

Мул әзерләнгән табын артында әңгәмә-истәлекләр, якташларының горурлыгы булган, Чаллыда яшәүче танылган телерадиотапшырулар алып баручысы Резидә Ганееваның чыгышлары, кызы Таңсылуның үзе язган шигырьләрен укуы, 85 яшьлек Гөлүсә апаның моңлы көйләре, Марсель һәм Данирның баяннарда өздереп уйнаулары, барлык халыкның кушылып җырлап-биюләре белән бу көн караңгыга кадәр дәвам итте.

– Микрофон бер генә минутка да тынып тормады! Шундый күңелле, рәхәт булды бу очрашу. Хатирәләр яңарды, яшьлек елларына кайткандай булдык. Авылыбызның яшәвенә, шул кадәр матурлануына, бөтен җирдә тәртип булуына сөендек. Балалар, оныклар да шушы матур гадәтләрне күреп усәләр, тамырларын онытмыйлар. Барлык оештыручыларга бик зур рәмәтебезне җиткерәбез,– диделәр туган авылына атап шигырьләр дә иҗат иткән Зөлхәбирә апа Миннегалиева һәм шушында туып үскән потребкооперация ветераны Рәсимә апа Кәлимуллина.

Классташлары, бергә тормыш, хезмәт юлын башлаган иптәшләре, оныклары белән балачактан таныш булган “Аркылы каен” урман кырыйларын, ындыр артларын да әйләнделәр авылдашлар...

Олгайгач булса да, күпләр кире кайталар бу авылга, ата-аналарының йортларын торгызалар, шау чәчәккә күмеп ихаталарын яңарталар. Чөнки монда бер генә тапкыр булган кеше дә табигате матурлыгына, халкының тырышлыгына сокланып, күңеле белән мәңге әсир булып кала Камышлыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев