Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Татшуган авылында хисап җыелышы үтте.

Татшуган авылында тату, бердәм халык яши. Фото, видео

      Азнакай районы авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары уза.  Чираттагы җыелыш 7 февральдә Татшуган авылында үтте.

     Җыелышны ачып Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссарова узган елда башкарылган  эшләргә хисап тотты, авыл халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, алдагы максатлар  белән таныштырды.  Татшуган авыл халкы элек-электән хезмәт сөючән, тырыш эшчәннәре белән дан тотты. Җирлектә 5 кече һәм урта эшмәкәрлек   белән шөгыльләнүчеләр бар. 2 шәхси хуҗалыкка район программасы нигезендә саву аппаратлары бирелгән. Өмә белән зияратларны, чишмәләрне төзекләндерү, агач утырту авылга  хас бердәмлек белән үтә.

      Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Асия Мухаметгарипова ел дәвамында авыл үзешчәннәре белән үткән чараларны билгеләп үтте. Җыр-моңга бай булган   татшуганлылар 2019 елда да  матур чыгышлары, иҗади уңышлары  белән сөендергән, район смотр-конкурсларында актив катнашып, призлы урыннарны яулаганнар.

      Ветераннар тормышы милли, дини гореф-гадәтләр белән матур итеп  үрелеп бара. Татшуган авылының ветераннар Советы рәисе Әхсән Идиятуллин үз чыгышында өлкән буын кешеләре  һәрвакыт игътибар үзәгендә икәнен билгеләп үтте, ярдәм өчен җитәкчелеккә, авыл имамы Равил Дәүләтовка рәхмәтен белдерде.

     Район аппарат Советы җитәкчесе Айдар Хәлиуллин  Азнакай районында башкарылган социаль-икътисади эшләр, сәяси вакыйгалар белән таныштырды, авыл халкына хезмәт уңышлары өчен  район башлыгы бүләкләрен тапшырды.

Тулырак "Маяк" газетасыныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татшуган.