Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Табыннарыбыз муллыгы өчен

Азнакайда “Шифа” сәүдә үзәге каршында ярминкә гөрләде

Яңгыр ява, ә Азнакайда ярминкә гөрли. Яңгыр да булдымы каршылык, көзге муллыктан күзләр камаша.   Җаның ни тели: бар да бар. Яшелчә, җиләк-җимеш, эре мал, кош-корт итләре, агач-куак, чәчкә  үсентеләре.


-Үсентеләргә соң түгелме соң инде? – дип сорыйм  Чаллыдан ук килгән Фәйрүзә ханымнан.
- Моннан да яхшы вакытны табып буламы соң? Көне җылы, яңгыры явып тора.  Язын утыртуга караганда, көзен яхшырак та әле, авырмыйлар. Бу хакта тулы лекция сөйли алам, – ди ул елмаеп. 


Ярминкәләрнең муллыгы Азнакай халкының уңганлыгы, булганлыгы хакында да  сөйли ул.  Продукцияне җитештерү генә түгел, аны сатарга да кирәк бит әле.  

- Ярминкәләрне оештыручыларга рәхмәтебезнең чиге юк, – ди  ярминкәгә  бал продуктлары  белән килгән  Розалия ханым.  


Хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин  шәхсән үзе мондый ярминкәләрнең декабрь башларына кадәр дәвам итәчәген белдерде. Бик тә рәхмәтлебез оештыручыларга, районыбыз җитәкчеләренә. 


Кош-кортның эч-башларын сайлап торучы Зәния әби дә бик канәгать:
 –Без –пенсионерларга, менә шушы эч-башлары бик  җиткән. Ашын да, бәлешен дә пешереп ашыйбыз. Әле кайчагында хәер итеп гел дә тиеннәргә биреп җибәрәләр, – ди ул. 


 Азнакай халкы  игелекле, киң күңелле шул ул:
–Әйе, үзебезнеке булгач, бәясен дә төшәбез. Пенсионерлар бик  рәхмәтле инде. Ике якка да уңайлы бу ярминкәләр. Көтеп алабыз,  – диләр  казлар асраучы Шәйхелисламовлар.


Менә шәһәрдән кайттык та, авылда кош-корт асрый башладык. 15 ел гына була инде. Продукцияне сатарга бар шартлар бар, – дип рәхмәт сүзләренә кушылдылар Сарлыдан фермер Усмановлар 
гаиләсе. 


 Мәнәвездән танылган фермерлар Мөхитовлар – кош-корт ите, Әгердән “Хәлимов” КФХ  – эре мал ите алып килгәннәр... Монда тирә-як районнардан килүчеләр дә күп. Кинәнде шәһәр халкы, бәрәңгесен  дә, кәбестәсен дә капчыклап кына алдылар. 


Йомыркасы, сөте, мае дигәндәй бар да бар. Ярминкәләр алга таба да 
гөрләп торсын! Ил-көннәребез имин, табыннарыбыз мул булсын!   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев