Сыерларны конкурска әзерлиләр
Татарстанның иң яхшы хуҗалыкларының терлекчеләре «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә әзерләнәләр.
Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар голштин-фриз токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.
... «Шытсу» АХП ҖЧҖенең терлекчелек комплексы Югары Шытсу авылында урнашкан. Бу - тирә-янында терлекләрне чыгарып йөртү өчен мәйданчыклары, азык цехы һәм асфальт юллары булган биналар комплексы. Конкурста катнашу өчен Саба районында сайлап алынган “гүзәл” сыерлар нәкъ менә шунда торалар.
-Сайлау очраклы гына булмады, - дип сөйли Саба районының селекция-нәсел хезмәте башлыгы Раушан Гатиятов. – Беренчедән, хуҗалык үзе голштин-фриз токымлы терлекләр буенча иң яхшыларның берсе. Биредә узган ел һәр сыердан уртача 7700 кг сөт савылган. Ә конкурс сыерларының продуктивлыгы 9000 килограммнан да ким түгел, икенчедән, берничә ел инде биредә терлекләрнең токым куәтен яхшырту буенча максатчан эш алып барыла.
Сыерлар иртәнге савымдан соң ял итәләр иде. Аларның кайберләре азык өстәленнән катнаш азык күшәп тора, икенчеләре рәхәтләнеп ятып ял итәләр.
Хуҗалыкта конкурс сыерларын сайлап алу берничә көн элек башкарылган. Судьялар хөкеменә 2 сыер – беренче мәртәбә бозаулаган тана һәм өченчене бозаулаган сыер, шулай ук 13-14 айлык тана. Дөрес, тана булып калалмас ахры ул - узган атнада бик кысталгач, орлыкландыручы техникны ашыгыч рәвештә чакыртырга туры килгән. Бу форс-мажор вәзгыятьне белгечләргә тиз арада ничектер хәл итәргә туры киләчәк.
Терлекчелек комплексын Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы Нәҗип Гарипов җитәкли. Ул шунда туып-үскән, гомер буе шушы урыннарда эшләгән, үз вакытында югары зоотехник белеме алган. Терлекчелектә проблемалар җитәрлек, әмма ул, прогрессив хезмәт алымнарын кулланып, коллектив белән оста җитәкчелек итә. Комплекста
терлекләрне бәйсез тоту, баланслы рационнар буенча ел әйләнәсе бертиплы ашату, ясалма орлыкландыру гамәлгә ашырыла. Узган елдан бирле таналарны үгез һәм төше бозаулар өчен булган аерым сперма белән уңышлы орлыкландыра башлаганнар - таналар гына диярлек туа.
-Дөресен генә әйткәндә, конкурс минем өчен артык мәшәкать, – ди Нәҗип Мөхәммәтфатыйх улы. - Әмма горурлык та бар, әлбәттә. Атны - авызлыкка, этне чылбырга ияләштергән кебек, хәзер сыерларны кулга ияләштерү бик мөһим. Аларны мәйданга чыгарырга туры киләчәк бит - алар тыпырчынмаска, әйткәнне тыңларга тиеш булулар. Ә боларны эшләү бик җиңел түгел…
Конкурста комиссия голштин-фриз токымының күп кенә характерлы билгеләрен исәпкә алачак. Мәсәлән, сыерның сөтлелеген, симезлеген, гәүдә төзелешен, җиленен, аяк-тоякларын…
-Игътибар итсәгез, безнең конкурсанткалар арасында кара төскә караганда ак төслеләре күбрәк, - дип елмая Раушан Гатиятов. – Бу, әгәр эссе булса, аларга җиңелрәк булсын өчен шулай эшләнгән. Һәм, әлбәттә, «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә павильонына китәр алдыннан аларга гүзәлләргә хас булган барлык нәрсә ясалачак:аларның йон-чәчләрен дә кисәчәкбез, маникюр-педикюр да ясалачак.
Ни әйтсәң дә, Саба районында сыерларны яраталар. Әйе, башкача булырга мөмкинме соң?
Рәсемдә:конкурска барачак сыерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев