Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Татар Шуганы авылында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Халык белән очрашу узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы урынбасары Роза Галиева, район Советы депутаты Марсель Йосыпов, баш мөхәррир -  «Маяк» газетасы редакциясенең «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы директоры Фәрхәт Шәйхулов катнашты. Утырыш башланыр алдыннан гражданнарны кабул итү оештырылды, анда җирлек халкы ведомство хезмәткәрләренә сораулар бирә алды. Мәдәният йорты сәхнәсендә концерт номерлары яңгырады, алар авыл халкын шатландырды. Татар Шуганы авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов узган елны башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җирлектә 215 хуҗалык бар; 307 кеше теркәлгән, шуларның 225е даими яшәүчеләр. Узган ел 5 бала туган, 5 кеше вафат булган. Барысы 77 баш эре мөгезле терлек: 13 савым сыеры, 64 үгез һәм тана иткә. 162 сарык, 40 кәҗә, 137 умарта һәм 1253 баш кош-корт. Җирле халыкның продукциясен сатудан Кереме 4 845 600 сум тәшкил иткән. 19 шәхси ярдәмче хуҗалык эре мөгезле терлек асрауга дәүләт субсидияләре алган. Ел дәвамында авылда шактый гына төзелеш эшләре башкарылган. Үзара салым акчаларына «Урта» чишмәсенә ремонт, кыш көне юлларны чистарту, яхшы хәлдә тоту өчен  эшләр башкарылган, Сабантуй мәйданында беседка өчен лапас төзелгән. Шулай ук республика һәм район җитәкчелеге ярдәмендә фельдшер акушерлык пунктында ремонт үткәрелгән. Авылда «Агросила» җәмгыяте  гранты ярдәмендә  «Колый» чишмәсе төзекләндерелгән. Туган телне, халыкыбызның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау буенча бик күп чаралар үткәрелгән. Авыл халкы районның иҗтимагый һәм социаль әһәмияткә ия чараларында актив катнаша, СВОда катнашучыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюны оештыра.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та халык алдында чыгыш ясады, анда ул бүген хезмәтчәннәрнең алыштыргысыз ролен әйтеп үтте. Район башлыгы урынбасары Роза Галиева авыл хезмәтчәннәренең уңышларын билгеләп үтте, Татшуган халкына авыл җирлеген үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Чара авыл җирлегендә яшәүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Фото: Ландыш Габитова.

Тулырак «Маяк " газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев