Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Көндез – фермада, кичен – сәхнәдә

Әгәр авылда калмаган булса, аңардан танылган театр артисты чыгар иде.

Хәер, ул болай да сәхнәдән төшми. Таланты белән халык күңелен күптән яулаган. Мәндәй авылында яшәүче әлеге үзешчән артистыбыз – Кәүсәрия Гыйззәтуллина. Фермада бозаулар карый ул.

Терәлеп торган Яхшы Каран авылында туса да, ире Рәсим белән язмыш аларны Чаллы каласында очраштыра. “Ялантау” хуҗалыгының мөстәкыйль булып, югары үрләгән чорлары. Колхоз рәисе Хәмит Мөстәкыймов яшь парны авылга эшкә чакыра. “КамАЗ” заводының янган чагы, шәһәрдә эшсезлек, шуңа күрә Гыйззәтуллиннар ике уйлап тормыйлар, 1997 елда туган якларга юл тоталар. Колхоз өр-яңа йорт та бирә.

– Фермага мин бозаулар карарга, Рәсим бригадир булып керде. Бүгенге көндә ул Җәлидә эшли. Башта яңа туган бозаулар карадым, хәзер яшь таналарга күчтем. Толик дигән бик ярдәмчел, акыллы егет белән парлап эшлибез, – ди Кәүсәрия.

Эштән соң авыл мәдәният йортына йөгерә. Йорттагы хатын-кыз мәшәкатьләре дә, абзарларындагы 4-5 үгезне карау да алҗытмый, монда “икенче сулыш”ы ачыла.

– Кәүсәрия апа безнең өчен зур хәзинә булды. Комик образларны аның кебек оста итеп уйнаучы юк. Ул сәхнәгә чыгу белән тамашачы көлә башлый, – ди художество җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина.

– Егерме елдан артык сәхнәдә, скетчларда да уйный, җырлый да, шигырь дә сөйли, туган көннәргә атап үзе дә шигырьләр яза. Нинди генә чара уздырсак та, Кәүсәриядән башка булмый, – дип аның сүзләрен җөпләп алып китте мәдәният йорты директоры Әлфирә Әскәрова.

Авылдашлар һәр концертны көтеп ала. Биредә сәләтле иҗат коллективы тупланган.  Алар  кызыклы тамашаларны Интернеттан да алалар, үзләре дә уйлап чыгаралар. Район үзешчән сәнгать смотрларында да йөзгә кызыллык китермәслек итеп чыгыш ясыйлар.

– Сәхнәгә мәхәббәт әтинең сеңлесе Газизә ападан йоккандыр. Ул гомере буе икмәк ташу машинасында шофер булып эшләде, бик матур җырлый иде. Кечкенәдән шук, шаян булып үстем, шуңа шундый образлар күңелемә якын, – ди Кәүсәрия ханым.

 Ире Рәсим белән ике ул үстергәннәр. Марсельләре эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Рәмисләре полициядә шофер булып хезмәт итә.

Мәндәй егетләре элек-электән чибәр, уңган Яхшы Каран кызларын үзләренә яр иткәннәр. Кәүсәрия дә авылдашлары данына тап төшерми, Мәндәйдә тамыр беркетеп, эштә дә, сәнгатьтә дә янып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев