Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм аграр тармак ветераннары!

Дан һәм хөрмәт сиңа, авыл хезмәтчәне!

Сезнең тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме – һәммәбез өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга. Чөнки икмәк – ул тормыш тамыры, безнең байлыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Быел да игенчеләребез сынатмады. Уртак тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә республика күләмендә зур уңыш җыеп алынды. Хуҗалыкның төп икътисади иминлеген тәэмин иткән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый. Ит, сөт җитештерү буенча районыбыз һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Бүгенге көндә яшьләребезгә авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа эш урыннары булдырыла, хезмәтне җиңеләйтү максатыннан, заманча механикалаштыру юнәлешендә эш алып барыла. Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз күңелләрдә тирән ихтирам хисе уята. Бар гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган кадерле ветераннарыбызга рәхмәтнең иң зурысы! Әлеге тармакта  эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне без тырышлык, сабырлык үрнәге дип атыйбыз һәм алар алдында баш иябез, ирешкән уңышлары белән бүген дә горурланабыз. Һәрбарчабызга ныклы сәламәтлек, гаиләләребезгә бәхет һәм иминлек, йортларыбызга бәрәкәт телим. Тормышыбыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыбыз һәрчак мул булсын!

 

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев