Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлыйм.

Районыбыз икътисадында авыл хуҗалыгы зур урын алып тора. Авыл – ул тормыш чыганагы. Кырларда, фермаларда, эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте табыннарыбыз муллыгын тәэмин итә.

Азнакай һәрчак игенчелектәге казанышлары белән республикабызда дан тотты. Ата-бабалары эшен лаеклы дәвам итеп, катлаулы шартларга карамастан, бүген дә игенчеләребез кырларда югары уңыш үстерәләр. Терлекчеләребез мул продукция җитештерү өчен көчләрен кызганмый хезмәт куялар. Язмышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән һәр һөнәр иясенең уртак тырышлыгы белән районыбыз күркәм нәтиҗәләргә ирешә.

Авылда эшчән, булдыклы кешеләр күп. Яшьләр дә туган җирләрендә төпләнсеннәр өчен, авыл халкының активлыгын күтәрү, эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерүгә соңгы елларда житди игътибар бирелә.

Иң зур рәхмәт сүзләрен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, аның нигезен салган кадерле ветераннарыбызга җиткерәсем килә. Бүгенге буын сезнең бай тормыш тәҗрибәгезгә, төпле киңәшләрегезгә таяна.

Авыл җирендә эш беркайчан җиңел булмады. Хөрмәтле игенчеләр, терлекчеләр, фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, сезгә алга таба да уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек телим. Ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев