Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Илбәк Сабан туе милли бизәкләргә бай булды

Илбәк авылы Сабантуй мәйданы иртәдән гөж килә иде: милли бәйрәмгә авылдашлар да, читтә яшәгән якташлар да бердәм булып җыелып килгән.

Сабантуйны ачып, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, җирлек башлыгы Лилия Әсәдуллина тырыш авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Озак еллар ындыр табагында эшләгән Зөлфия Гыйләҗетдиновага район башлыгының Мактау грамотасы, бүген дә актив тормыш белән яшәп, авылларның киләчәге өчен янып йөрүче Ирекле авылы старостасы Далия Закирова һәм Тырыш авылы старостасы Фәнзия Ибраһимовага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Гомумән, бәйрәм бүләкләүләргә, рәхмәт сүзләренә бай булды. Мәйдан түрендә авыл хезмәтчәннәре, авыл яшьләре спартакиадасында актив катнашучылар, җирле үзешчәннәр, һәр эштә башлап йөрүче авыл активы, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен дә бүләкләделәр.
Тантаналы өлештән соң һәр тарафта милли уеннар, җыр-биюләр башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев