Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Бирючевка авыл Сабантуенда хатын-кызлар да көрәш келәменә чыкты

Узган шимбә, 10 июнь көнне, язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләүче Сабантуй бәйрәме Азнакай районының Бирючевка авылында да узды.

Бу авыл биләмәсенә шулай ук Баланлы һәм Түбән Соколка авыллары да керә, ә халкының милли составында гасырлар буе татулыкта яшәүче рус, татар һәм башка милләт вәкилләре бар. Шундый ук бердәмлектә татар милли бәйрәме Сабантуйны да билгеләп үттеләр алар.
Быел һава торышы бераз көйсезләнсә дә, бәйрәм кәефенә бер дә комачауламады ул. Яңгыр туктауга авылдашлар бергәләп хезмәт алдынгыларын котларга, аларның казанышларына шатланырга, әзерләнгән уен-ярышларда үз көчләрен сынап карарга җыела башладылар.
Авыл җирлеге башлыгы Зәлия Солтанова, Сабантуй ачылуы турында игълан итеп, якташларын сәламләде. Программаның иң истәлекле мизгеле булып җирле халыкны һәм «Союз-Агро» хезмәткәрләрен хөрмәтләү, Мактау грамоталары белән бүләкләү булды.
Район хакимияте исеменнән Бирючевка халкын бәйрәм белән административ хуҗалык идарәсе директоры урынбасары Илдар Шакиров тәбрикләде. 
Бәйрәмне хәзерге вакытта почтальон булып эшләүче һәм Бирючевканың һәр кешесен яхшы белүче ветеран Мингиза Нуреева алып барды.
Ярышларда өлкәннәр дә, кечкенә балалар да бик теләп катнашты. Ә корәш бәйгесендә ир-атлар гына түгел, хәтта хатын-кызлар да үз көчләрен сынап карады.
Сабантуйда катнашучылар бәйрәмнән яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар. Бу күчтәнәчләр әле озак вакыт аларга хезмәт һәм дуслык бәйрәменең күңелле мизгелләрен искә төшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев